Укытучы елына багышланган ,,Укытучыга плюс бишле” мәгариф учреждениеләре укучыларының иҗади эшләре өлкә конкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйгене ,,Тюменская область Сегодня”газетасы,Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы комитеты үткәрделәр. ,,Без – бер команда” номинациясе буенча Тубылның 1нче мәктәбенең 10 яшьлек укучысы Артур Рафиков җиңүче булды. Шыкча мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Юлия Назмутдинова ,,Педагог буласым килә” номинациясендә иң яхшы катнашучы дип танылды. Жюри уйлап табучыларны да игътибарсыз калдырмады. Талымхан мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Юлдашева оригиналь төргәк – грамота әзерләгән.Шул ук мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Зарина Уразова комментарийлы фотоальбом ясаган. 10 нчы сыйныф укучысы Руфинә Садыйкова газета материаллары тупланган фотоальбом әзерләгән.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.