Татарстан Президенты Минтимер Шђймиев быел 8
Март – Халыкара хатын-кызлар бђйрђме ућаеннан Россиянең 31 төбәгендә яшәүче
күренекле хатын-кызларны - татар Конгрессы вәкилләрен ”Пирамида” књћел ачу
њзђгенә җыйды. Анда Татарстан районнарында тљрле номинациялђрдђ "Ел
хатын-кызы” бђйгесендђ ќићњгђ ирешкђн ике йљз ќитмештђн артык хатын-кыз
катнашты. Бу истәлекле бәйрәмгә (М.Шәймиев белән президент буларак соңгы
очрашу) өлкәбезнең Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре
докторы Х.Ч.Алишина, "Яңарыш” өлкә татар газетасы баш редакторы А.М.Сәгыйтова,
өлкә татар Конгрессы аппарат җитәкчесе Г.Ф.Тимканова, "Мирас” ("Наследие”)
иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Л.А.Шәмсетдинова чакырылды, ә шундый дәрәҗәле
чарада катнашу бәхете - "Себер йолдызы–2009” конкурсы җиңүчесе Зөлфия Алеевага
өлкә татар Конгрессы бүләге иде.
Герой ђбилђребезнећ газаплы тормыш кичереп, намуслы хезмәт
юлларын тасвирлаганда, иңнәренә "Мелита” туннарын салганда баџадирдай биш
җитәкче ир-атны тәрбияләгән Кукмара районыныћ Сђрдекбаш авылында ярты гасырга
якын балалар укыткан Вђрђкыя Фатыйх кызы Нђбиеваныћ, Бљек Ватан сугышында тићдђшсез
батырлыклары љчен "Бљек Ватан сугышы” џђм "Кызыл Йолдыз” орденнары белђн
бњлђклђнгђн, дистђлђрчђ медальлђр иясе, Азнакайдан килгђн Зђкия апа
Ќамалетдинованың гына түгел, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мђдђният
министры Зилђ Вђлиеваның да, залдагыларның да күзләрендә шатлык, шундый зур
хөрмәт өчен сөенү яшьләре балкыды. Читтәге төбәкләрдә татар халкының матур
киләчәге өчен тырышып, янып-көеп йөргән нәфис, шул ук вакытта батыр затларга
Минтимер Шәрип улы истәлекле көмеш беләзекләр тапшырды.
Г.Вәлиева.
|