Ноябрь аенда регионның иң яхшы предприятиеләре дүртенче тапкыр үзләренең казанышларын күрсәтәчәкләр. "Төмән өлкәсенең иң яхшы предприятиеләре – 2011” бәйгесе беренче тапкыр 2007 елны үткәрелде. Ул вакытта Төмән һәм Ишим шәһәрләре вәкилләре генә катнаштылар. Быел өлкә хөкүмәте һәм эшкуарлык фонды җитмештән артык компанияне җәлеп итәргә планлаштырган. Бәйгедә 6 номинация булачак, һәрберсеннән 3 җиңүче сайлана. Иң яхшы оешмаларга дипломнар һәм махсус статуэтка биреләчәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.