Бу көннәрдә планлы тикшерү белән Төмәнгә бала хокукы буенча РФ Президенты каршындагы вәкил Павел Астахов килде. Ул "Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Родник” өлкә реабилитация үзәге” Төмән өлкәсе халкына социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесендә булды. Кунакка Верхний Бордагы үзәкнең ике корпусындагы дәвалау кабинетларын, бассейнны, спорт залын күрсәттеләр. Монда ул авыру балаларның ата-аналары белән очрашты. Регионда биш ярым мең инвалид балалар бар. 2010 елда үзәктә 100 кешегә өстәмә яңа корпус төзелде. Бер сменада 200 бала дәвалана. Астахов Төмәннең 15 нче мәктәбендә дә булды, монда 16 инвалид бала укый.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.