Шушы арада "ЮТэйр” "Россия вертолетлары” компаниясе 50 данә 10Ми-34С1 "Сапсан” вертолетларын сатып алу турында сөйләште. Югорск авиаторлары илебезнең барлык вертолет төзүче заводларын берләштергән холдинг белән килешү төзеде. Безнең илдә җитештерелгән җиңел күп функцияле вертолетлар 2012 елның башында кайтачаклар. Тиздән Төмәндә "ЮТэйр-Инжиниринг” базасында техник хезмәт күрсәтү һәм "Eurocopter” вертолетларын ремонтлау үзәге төзеләчәк. Хәзерге көндә бу француз вертолетлары Төмәндә 10ау, тагын 15кә контракт төзелгән, июльдә 20 данә Ecureuil ("Белка”) "тимер кошлар” сатып алыначак.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.