4-5 июнь көннәрендә Салехардта татар һәм башкорт мәдәниятенең округ бәйрәме – Сабантуй уздырылачак. Бу чара Ямал-Ненец автоном округында яшәүче төрки халыкның рухи традицияләрен, мәдәниятен ныгытуга юнәлдерелгән. Сабантуй "Ямал мәдәнияте 2011-2015 елларда” озак сроклы округ максатлы программасы кысасында үткәрелә. Оештыручылары - региональ мәдәният департаменты, округ милли мәдәният үзәге. Ямалда бүгенге көндә 112 милләт вәкилләре яши. Татар һәм башкортлар сан буенча дүртенче урында тора (ЯНАО ның бөтен исәбеннән 7 процент, 35 600 кеше).
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.