Сабантуй илебезнең генә түгел,
дөньяның төрле почмакларында үткәрелә. Австралия, Америка, Кытай һәм башка
илләрдә яшәүче татарларыбыз өчен бергә җыелышып, туган телдә сөйләшеп, күрешү,
танышу, күңел ачу өчен иң шәп чара булып тора ул.
Өлкәбездә Төмән районының Индрәй
авылыннан башланган халкыбыз бәйрәме – сабантуй үткән атнада Акъяр авылында
дәвам итте. Табигатьнең гүзәл почмагында утырган бу авыл янындагы матур
мәйданда рәхәтләнеп ял итте, уеннарда катнашты, сәнгать осталарыбызны тамаша
кылды халык. Оештыручылар – Төмән районы администрациясе, район татар
милли-мәдәни автономиясе зур көч куйганнар. Сабантуй флагын күтәрү хокукы
районда иң яхшы механизатор – Червишево совхозы хезмәткәре Ренат Вәлеевка
тапшырылганнан соң, милли бәйрәм белән котлау сәхнәгә өлкә Думасы депутатлары:
Г.Корепанов, Н.Барышников, А.Крупин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе
җитәкчесе Р.Зиганшин, өлкә мөфтие Г.Бикмуллин, район татар милли-мәдәни
автономиясе җитәкчесе Х.Биктимиров, Червишево администрациясе башлыгы
М.Капустин чакырылды.
- 100 меңнән артык кеше яши торган
Төмән районы үткән ел рекордлы дәрәҗәдә иген җыеп алды. Үзгәртеп кору елларында
бездә беренче милләтләр эшләре комитеты төзелде. Халыклар дус яшиләр, - дип Геннадий Семенович котлау
сүзләрен җиткерде.
Район администрациясе башлыгы
В.Гультяев, районыбыз кешеләре тырышлар, уңганнар, дип иң-иңнәрне Мактау
грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Алар арасында Р.Вәлеев, Тимур
Таштимиров, Гөлнур Хәкимова, Гаяз Габдуллин, Ислам Сафин, Рушан Сәгыйдуллин,
Данил Сәгыйдуллин, Марат Мөслимовлар да бар иде. Аннары сабантуйның баш
судьясы итеп Рөстәм Галимов игълан ителде.
Уеннарның иң беренчесе, абруйлысы -
ат чабышында елдан-ел атлар саны кими, әле дә ярый нәселле атлар үстерү белән
шөгыльләнә торган шыкчалылар бар. Быел да Әнвәр Касыймов һәм Нуретдин
Шәриповның атлары призлы урыннарны алдылар. Бер җирдә көрәш кызганда,
икенче якта озын һәм авыш баганага менделәр, салам тутырылган капчык белән
сугыштылар, гер күтәрделәр, кулларның көчен сынадылар, аркан тартыштылар,
көянтә-чиләк белән, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерделәр. Түләүле
уеннар да бар иде. Н.Шәрипов атта да йөрергә мөмкинлек бирде. Тик кайбер
эшмәкәрләр аш-суга да бәяне нык югары куйган.
Райондагы татарлар яшәгән
администрацияләр һәркайсы үз "йорт”ын тәкъдим итте, милли йолаларыбызны
күрсәтте, иң сәләтле үзешчәннәре чыгышлары белән шатландырды. Бу яктан быел
йомшаграк әзерләнгәннәр, шыкчалылар барысы арасында да аерылып торды.
Алар "Күк корбанлык” йоласын барлык кешегә дә ишетелерлек итеп аңлатып,
төшендереп бирделәр. Чыгышлар безне балыкчылык, сөлге чигү, йон эрләү һөнәрләре
белән таныштырды, халкыбыз җыр-биюгә дә оста, табышмакларга җавапны да тиз генә
табалар икән. Ә инде "йорт”лар арасында ямбайлыларныкы бай, милли
аш-суга мул иде. Шулай итеп, барлык спорт бәйгеләрен дә исәпкә алганнан соң,
быелгы сабантуйда Боровский администрациясе җиңү яулады.
Сабантуй җиңүчеләре арасында
милләттәшләребез: З.Сәитов (армрестлинг), И.Мавлютов (көрәш), Р.Шакиров
(көрәш).
Көрәш буенча абсолют батыр исемен Э.Мартиросян
алды. Барлык җиңүчеләргә дә сертификатлар тапшырылды.
Менә шулай бәйрәмнән канәгать калып,
халык кичен генә мәйданнан таралышты.
Г.ВӘЛИЕВА.
|