13-14 май көннәрендә Төмән шәһәрендә
" Себер татарлары теле һәм мәдәниятен үстерүнең актуаль проблемалары” дигән
темага "Сөләйманов укулары” 14 нче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып
үтте. Ул өлкәбезнең милләтләр эшләре комитеты, татар Конгрессы, милли-мәдәни
автономиясе, Д.И.Менделеев исемендәге фәнни китапханә һәм Төмән дәүләт
университетының гуманитар тикшеренүләр институты тарафыннан оештырылды.
Конференция эшен университетның Ак залында пленар утырыш белән башлады. Чараны
тарих фәннәре докторы, профессор А.П.Ярков җитәкләде. Президиумга хөрмәтле
кунаклар: милләтләр эшләре комитеты белгече Э.Джаффаров, милли-мәдәни
автономиянең башкарма директоры Т.Мирасов, татар Конгрессының башкарма комитеты
рәисе Р.Насыйров, университетта проректор вазифасын үтәүче, социология фәннәре
докторы, профессор Г.Ромашкина чакырылдылар. Аларга сүз бирелгәнче, Фатыйх
хәзрәт Гарифуллин чарага фатиха биреп, дога кылды. Аннары Ринат Хәмзә улы
Конгресс игълан иткән конкурста җиңүчеләрне котлады. Б.Сөләйманов премиясенә
"Поэзия һәм проза” номинациясе буенча шагыйрә К.Л.Кучковская, "Актив
җәмәгать эшлеклесе” исеменә Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова
һәм "Безнең киләчәгебез”дә – филология фәннәре кандидаты Г.И.Баязитова
лаек булдылар. Шул вакытта яшь галимә
Гөлнара Илгиз кызы, җыелган халыкны аптырашта калдырып, үзенең бүләген
"Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге җитәкчесе В.И.Хәйруллинага
тапшырды. Пленар утырышта Тубыл шәһәреннән килгән кунак - тарих фәннәре
кандидаты Г.Т.Бакиева, филология фәннәре кандидаты А.Х.Сәйфуллина, социология
фәннәре докторы Н.Г.Хәйруллина һәм Түбән Тәүде районы, Тарман урта мәктәбенең
татар теле укытучысы В.Т.Ильчебакиева доклад ясадылар. Шул арада Нурсафа Гафур
кызы бу көннәрдә дөнья күрергә торган "Төмән татарлары: тарихы һәм бүгенгесе”
дип аталган китапны презентацияләде һәм аны әзерләүдә катнашкан кешеләр белән
таныштырды. Конференция барышында "Әдәбият һәм тел”, ”Тарих һәм мәдәният”
секцияләре эшләде. Аларны филология фәннәре докторы Х.Ч.Алишина белән тарих
фәннәре докторы Д.М.Исхаков җитәкләделәр. Биредә галим-галимәләр, аспирантлар
һәм студентлар үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр.
Р.КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә:
Р.Насыйров, К.Кучковская, В.Ташкалова, Г.Баязитова.
Ф.Галиәскәров фотолары.
|