Күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче,
педагог Сөләйман
Колчак улы Биктимиров 1932 елда Төмән районы, Талмы авылында туган. Җидееллык мәктәпне
Шыкча мәктәбендә, Тубыл педучилищесын, аннары Төмән педагогия институтының
физика-математика факультетын тәмамлый. Башта Төмән районы мәгариф бүлегендә
мәктәпләр инспекторы, Шыкча мәктәбендә завуч, директор булып эшли. Мәгариф
эшендәге 30 елга якын хезмәт Ямбай урта
мәктәбен җитәкләүгә багышлана. Кайда гына эшләмәсен, Сөләйман Колчак улы
мәктәпләрне югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне үзмаксат итеп куя,
укыту-тәрбия эшен камилләштерү мәсьәләләрен гамәлгә ашыруда күп эшләргә туры
килә аңа. Өлкә мәктәпләре арасында Ямбай мәктәбе беренчеләрдән булып кабинет
системасында укуга күчә, компьютерлаштырылган кабинетлар барлыкка килә.
Мәктәп җәмәгатьчелек һәм гаилә арасында
бәйләнешне ныгытуда зур көч куеп эшли. Ямбай мәктәбе семинар, конференцияләр, укытучыларның
методик берләшмәләре эшен үткәрү өчен
район, өлкә мәктәпләренең база мәктәбенә әверелә. Алдынгы педагогларның уңай
тәҗрибәсе пропагандалана. Коллектив алдында иң югары җаваплылык тою, үз эшенә
иксез-чиксез бирелгәнлек, көчле энергия - эштәге аңа хас иң матур шушы
сыйфатлар Сөләйман Колчак улына күпкырлы җәмәгать эшләрен алып барырга
мөмкинлек тудыра: ул авыл советы каршында оештырылган яшүсмерләр комитеты
рәисе, авыл советы депутаты, авыл советы рәисе урынбасары була, 15 еллап район
партия комитетының халык мәгарифен җитәкли.
1980 елларда Төмән өлкәсе татарлары арасында
милли яңарыш хәрәкәте башлану белән халкыбызның ана телен, мәдәниятен,
гореф-гадәтен, дини йолаларын торгызу мәсьәләләрен беренчеләрдән булып күтәреп
чыга. 1990 елның январенда аның һәм Баязит Хәйруллинның инициативасы белән
Ямбай мәктәбендә район татарлары җәмәгатьчелегенең
зур җыелышы булды. Анда өлкә һәм район партия комитеты җитәкчеләре катнашты һәм
татар халкының язмышында хәлиткеч сорауларны куеп, өлкә партия комитетына
мөрәҗәгать кабул ителде. Татар җәмәгатьчелеге мөрәҗәгатен канәгатьләндереп өлкә
партия комитетының вакытлы бюросы рәсми карар кабул итте. Шушы
карар нигезендә Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар өчен "Яңарыш” газетасы,
"Дусларга сукмак”, "Очрашулар” теле һәм радиотапшырулары гамәлгә ашырылды. Шул
ук 1990 елның декабрь аенда татарлар ассоциациясенең беренче корылтае (I
cъезды) булды. Корылтайда өлкә татар ассоциациясе төзелде. Сөләйман Колчак улы ассоциация
советының әгъзасы итеп сайланды, ә 1992
елда Төмән районы ассоциациясе сайланды, һәм ул аның беренче рәисе итеп
билгеләнде. Эштә һәрвакыт гадел, кешелекле Сөләйман Биктимиров татар хәрәкәтен
башлап җибәрүдә һәм аны юлга салуда зур эшчәнлек күрсәткән фидакарь шәхесләрнең
берсе иде.
Аның үткән тормыш һәм хезмәт юлы сокланырлык
һәм күпкырлы. Ул үзен күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе итеп танытты.
Мондый дәрәҗәгә ул искиткеч тырыш, эшчән, гадел, кешелек сыйфатларының иң югары
булуы аркасында ирешә.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче,
педагог Сөләйман Колчак улы яшәгән урамга исемен биреп, йортына мемориаль такта
куеп, авыл халкы, киң җәмәгатьчелек аның исемен мәңгеләштерде. Хөкүмәтебезнең
Мактау грамоталарына, "Халык мәгарифе отличнигы” бәйгесенә лаек булды,
"Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнде, "Россиянең атказанган укытучысы”
исеме бирелде. Гомерен халыкка хезмәт итүгә, мәгърифәтчелеккә багышлаган
Сөләйман Колчак улы Биктимировның ХХ гасыр мәгърифәтчелек тарихында мактаулы
урыны бар.
Л.ХӘБИБУЛЛИНА.