Бу көннәрдә губернатор В.Якушев җитәкчелегендә Төмән өлкә хөкүмәте делегациясе Иске Тубыл трактының беренче чакрымында урнашкан төзелеп торучы "УГМК-Сталь” металлургия заводында булды. Биредә беренче металлны декабрьдә җитештерергә планлаштырганнар. Заводны эшләтү белән регионда экономиканың яңа тармагы – металлургия барлыкка киләчәк. Төмәндә 1000 өстәмә эш урыны булдырыла. Елына 550 мең тоннага якын корыч металл җитештереләчәк. Бетонланган идәннәрдән узганда кунаклар монтажланган электр мичен, прокатлау станы җиһазын күрделәр. Завод монтажлау буенча эшләрне интенсивлаштырган. Монда электр корыч эретү цехы, 320 мегаваттлы "ТММЗ” ярдәмче станциясе төзелде. Соңгысы кунакларда зур кызыксыну уятты, чөнки аны салу өчен өлкә казнасыннан 600 миллион акча алынды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.