РФ чит ил эшләре Министрлыгында Төмән өлкәсенең инвестицион һәм
экономик потенциалын презентацияләделәр. Анда өлкә губернаторы В.Якушев
катнашты. "Төмән өлкәсе Россия масштабында иң инвестицияне җәлеп итүче регион
булып исәпләнә”, - диде ул. Өлкәдә 40 тан артык зур инвестицион проектлар
реальләштерелә, аларга 900 млрд сум акча салынган.