Төмән эшчеләре Урал федераль округында "Хезмәт кешесен данлау!” һөнәри мастерлык конкурсында катнашып, җиңүче булдылар. Түбән Тагилда җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү оештырылды. Финалга чыгучылар арасында 11 төмәнле булды. Конкурсның йомгаклау этабында Төмән, Чиләбе, Свердловск, Курган өлкәләреннән, Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец автоном округларыннан 200 оешма, 4 мең хезмәтче катнашты. Якташларыбыз барлык номинацияләр буенча урыннар алып, бөтен пьедесталларны тутыра яздылар. Инде җиңүчеләрне алда конкурсның бөтенроссия ярышы этабы көтә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.