Гади колхозчы гаиләсендә 3 баланың берсе булып үсә
Вәлия. Кечкенәдән үк сыер савучы әнисенә булыша башлый. Берара үзе дә сыерлар
янында эшләп ала. Әти-әнисе барлык балаларын белемле итәргә тырышалар –
һәркайсы югары белемле. Ә Вәлия зоотехник һөнәрен сайлый. Аллаһы Тәгалә аңа бер
малай бүләк итә. Ә Русланы ил алдындагы бурычын үтәргә, аннары төньякка эшкә
киткәч, әнисенә күңелсез булып китә. Мөмкинлекләрен барлагач, В.Корманова озак
уйламый, тормышын чын-чыннан яңадан башларга, ә күңелендә җыелган
сөю-назны ятим сабыйларга өләшергә карар итә. Балалар йортына барып, үзенә
тәрбиягә бала алырга теләген белдерә. Әлбәттә, мондый изге теләккә каршы
килергә була мени? Кирәкле документлар әзер булуга, ул Успенка балалар
йортыннан Эмиль һәм Андрейны алып кайта. Алар бераз үсүгә, гаиләдә Иван һәм
Филипп та әни җылысын тату бәхетенә ирешәләр. Инде оныгына да 4 яшь.
- Балаларым акыллы, эш белеп үссеннәр дип тырышам, - ди
Вәлия ханым. – Хуҗалыкта 3 сыер, үрдәк-казлар, йорт куянын үстерәбез.
Бергәләшеп карыйбыз, ашатабыз. Әле авылдашлар да хайван, кош-кортларны
күрсәтергә кечкенә балаларын алып керәләр.
Малларга ашатырга печән, икенче сортлы яшелчәләр белән
булышкан совхоз җитәкчесе Баязит Хәйруллинга рәхмәтем бик зур. Ике балам –
Андрей белән Эмиль инде үстеләр, опекунлык яшеннән чыксалар да, гел килеп
йөриләр. Хәзер 34 нче лицейда укыйлар. Практика үтәргә урын таба алмый аптырап
йөргәндә, Баязит Хәмитович берсүзсез ярдәмгә килде үзләренә. Гомумән, ятим
балаларга игътибарлы совхоз белгечләре, җылы караш күрсәтеп, файдалы киңәшләре,
аңлатулары белән күңелләрен күреп, дөрес юлга юнәлеш биреп торалар. Баш агроном
Илдар Тляшев, ветврач Владимир Мащенков, баш зоотехник Марат Хәйруллин,
бригадир Василий Васильевка рәхмәтебез чиксез.
Хәзер В.Корманова 7 нче класста укучы Иван һәм 2 нче
класс укучысы Филипп белән яши. Аларны гел төрле бәйгеләргә чакыралар. Әле генә
"Киләчәк барыбыз өчен дә” иҗади фестиваль-бәйгедә Ваня Ринат Сафинның "Я
татарин...” җырын һәм Муса Җәлилнең "Вәхшәт” шигырен сөйләп, туризм үзәгеннән
льготалы сертификатка ия була. Жюри әгъзалары аның артистлык сәләтенә таң
калалар. Ул әле оста пешекче дә икән. Коймак һәм маннигы аеруча шәп килеп чыга.
Мәктәптән соң пешекче һөнәрен сайларга омтылуы да юкка гына түгелдер. Укулары
да яхшы аларның. "Авыл көне”ндә "Күңелле бакча” номинациясендә җиңеп чыгалар.
Буш вакытлары булуга әниләре белән сәяхәткә чыгып
китәләр. Вәлия ханым үзе руль артына утыра да, алар я Екатеринбургка, я
Курганга, кыскасы, төрле шәһәрләргә экскурсиягә баралар. Цирк, театрларда еш
булалар.
Вәлия Ташбулат кызы "Дуслык” халык җыр ансамбленә дә
йөри, балалары укыган лицейда концерт та куялар әле, бик яраталар үзләрен.
Менә шулай төрле характердагы, төрле гаилә балаларын үз
гаиләсенә алып, наз, мәхәббәт белән үстергән Вәлия ханым шикелле аналар
ихтирам, мактауга лаек. "Кем ятимнең башыннан сыйпаса, аңарга ятимнең һәр чәч
бөртеге кадәр изгелек язылыр”, - дигән пәйгамбәребез с.г.в.
Г.ВӘЛИЕВА.
|