Төмәннең Ялуторовская урамыннан 50 лет Октября урамы, 31 нче йортка өлкә прокуратурасы күченде. Биш мең квадрат метрлы бина локаль компьютер челтәре, видеокүзәтү системасы, заманча сакчы-янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган. Кабинетларда яңа компьютер, оештыру техникасы, мебель урнашкан. 140 кеше сыешлы актлар залы, спорт залы, уку кабинетлары, пресс-үзәк, архив, музей да бар монда. Ветераннар советы эше өчен дә бүлмә әзер. Ачылу тантанасы һәм прокуратура көненә багышланган киңәшмәдә өлкә губернаторы В. Якушев катнашты.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.