15 нче апрельдән барлык төр җәмәгать транспортларына да бәя күтәрелде, "маршрутка”ларда да әлегә 14 сумга йөрергә мөмкин. Тик җәйгә автобус билетлары 18 сумга кадәр җитәр дип көтелә, транспорт картасын кулланучылар өчен генә шул килеш - 14 сум калачак. Аларны 100 сумга киоскларда сатып алырга була, аның 50 сумы баланста кала. Транспорт карталарына акча салырга тукталышларда терминаллар урнаштырылачак.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.