Төмәннең Пермякова һәм Федюнинского урамнары тоташкан урында региональ хөкүмәт ярдәме белән уникаль объект - беренче тапкыр авыл хуҗалыгы базары төзелә. Аны 2012 елның 1 нче июленә ачу планлаштырылган. Базарның гомуми мәйданы - 10 мең квадрат метр, монда 400 сәүдә урыны урнашачак. Бу базар Төмән тауар җитештерүчеләре өчен бик мөһим: арадашчыларсыз (посредники) продукцияне сатып алучыга китереп бирергә мөмкинлек туачак. Базар иң заманча суыткычлар, лаборатория белән җиһазландырылачак. Лаборатория һәм сәүдә бүлмәләре уртасына үтә күренмәле стеналар урнаштырачаклар. Монда кооперативлар , авыл халкының тауарлары тәкъдим ителәчәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.