Бу көннәрдә Ханты-Мансийск шәһәрендә дәүләт антинаркотик комитетының күчмә утырышы булды. Киңәшмәдә катнашучылар Урал һәм Себер федераль округларында 2020 елгача Россия Федерациясенең дәүләт антинаркотик политикасы стратегиясен реальләштерүне карадылар. Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев һәр федераль округта наркотикка бәйлеләрне реабилитацияләү өчен үзәкләр төзү турында тәкъдим ясады. Аның уйлавынча, мондый үзәкләр яңа һәм прогрессив Россия һәм чит ил технология һәм дәвалау методикасын, наркоманияне реабилитацияләүне, профилактикалауны аккумуляцияләргә тиешләр. Киңәшмәдә катнашучылар В.Якушевның идеясен хупладылар. "Яшь буынның күпчелегенә Интернет төп коммуникатив чыганак булып тора. Нәкъ менә аннан алар төп информацияне алалар. Наркотикларга негатив мөнәсәбәт формалашканда бу чыганакны без файдаланырга тиеш”,- диде губернатор.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.