Өлкә губернаторы В.Якушев Викулово районына барып кайтты. Ул анда 30 фатирлы төзелеп торучы йортны, "Дельфин” балалар бакчасын, район мәдәният йортын карады. Балалар бакчасы 1991 елны салынган, капиталь ремонт ясау өчен өлкә казнасыннан 43,3 миллион сум акча күчереләчәк. Районда кайбер торак пунктларга газ үткәрү, юллар төзү турында сүз барды. "Бюджеттан акча күчереләчәк, ә муниципалитет аны, беренче чиратта, нәрсәгә куллануны үзе хәл итәчәк”, - диде губернатор.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.