Быелгы Ураза
гаетен Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, гадәттәгечә, Төмән шәһәренең "Принцесса”
тантаналар йортында киң колач җәеп, зур әзерлек белән уздырды. Шунысы куанычлы:
бу юлы килүчеләр арасында ир-атлар саны күбрәк булды. Бәйрәмне Коръән сүзләре
белән Төмән районы, Акъяр авылы мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдин башлады. Аннары
Фатыйх хәзрәт Россия Федерациясе
Президенты Д.Медведев, премьер-министры В.Путин, Төмән өлкәсе губернаторы
В.Якушев һәм Россия мөфтиләр советы рәисе Р.Гайнетдиннең тәбрикләү сүзләрен
халыкка ишеттерде. Котлау сүзләренә кушылып чарага килгән хөрмәтле кунаклар -
өлкә милләтләр комитетының дини эшләр буенча баш белгече В.Чистяков, өлкә
милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, өлкә татар Конгрессының башкарма директоры
Р.Насыйров, Төмән мөселман оешмасының фән һәм мәгариф комитеты җитәкчесе
И.Рафиков чыгыш ясадылар.
Хәзрәт халыкны дин юлында йөреп, төрле изге гамәлләр
башкарган кешеләр белән дә таныштырып үтәргә онытмады. Ул Аромаш районы, Чумык
авылы мәчетен төзүгә күп көч куйган Ш.Юмаев, Түбән Тәүде районы, Киндерле һәм
Канчәбер авыллары мәчетләре өчен җан атып торган Д.Хәбибуллин, Төмән районы,
Индрәй мәчете имамы Т.Гайнетдинов, яшь хәзрәт М.Искужин турында җылы сүзләр
әйтеп, бүләкләр өләште. Ә гел ярдәм кулы сузарга әзер торган подполковник
Р.Садыйков белән "Аванпост” үсмерләр сәламәтләндерү үзәге директоры
подполковник А.Перовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Чыгышларга ямь өстәп шәһәр
мәдәният үзәге хезмәткәре Ә.Миннебаев җитәкчелегендә "Сүнмәс хисләр” (җитәкчесе
Ә.Назыйров), "Хыял” (Ф.Кәримов) ансамбле җырчылары матур җыр-биюләр
башкардылар. Кунаклар матур тамаша карый-карый Төмән районы, Боровое поселогы
мәчете мөгаллимәләре Җәмилә Баязитова белән Зөлфирә Ниязова (рәсемдә) пешергән
тәмле ит шулпасын ашап, төрле сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Әлеге чарада
Төмән шәһәрендә тагын бер мәчет төзү турында сүз алып барылып, бу фикергә
халыкның карашы билгеләнде. Килүчеләр шундый күркәм бәйрәм оештыручыларга зур
рәхмәтләрен белдереп, Корбан бәйрәмендә күрешергә өметләр баглап таралдылар.
Р.КАНГАЗИНА.
|