Губернатор В.Якушев Төмән районына хезмәт визиты ясады. Винзили поселогында урнашкан "ТехноЦентр”да булды. Бу оешма "Беларус” маркасындагы тракторларны сату, хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау белән шөгыльләнә. Былтыр авыл хуҗалыгы тармагындагы уку учреждениеләре һәм биш сервискомпанияләр белән АПК өчен кадрлар әзерләү турында килешү төзелде. Бу сервис компанияләр исәбенә "ТехноЦентр” да керә. Программаның максаты - яшь белгеч-аграрийларны заманча техника белән идарә итәргә өйрәтү. Беренче семестрда 127 аграр университет студентлары әзерлек алдылар, быел 227 кешенең укып чыгуы көтелә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.