Төмән районы, "Ембаевский” оешмасы кырларыннан быел 855 тонна кәбестә җыйдылар һәм реальләштерделәр. Былтыр шушы вакытта 600 тонна алынган иде. Мондый уңышка бердәм коллективның тырыш хезмәте аша ирештеләр. Д.Камалова бригадасы һәм гидротехник Г.Вәлиев үзләрен сынатмадылар. Иртәнге кәбестәгә вакытында су сиптеләр, яхшы карадылар. Чөгендер дә хуҗалыкта бик уңды, аны 25 тонна җыйдылар. 2009 елда шушы чорда аны 6 тонна гына казыганнар. Ә менә иртәнге бәрәңге азрак булды. Быел 16 тонна, былтыр ике тапкырга күбрәк алынган. Бәрәңге һәм яшелчәләр Пермь, Екатеринбург, өлкәнең Төньяк шәһәрләренә озатыла.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.