Тиздән өлкә үзәгендә "Геолог” футбол стадионын салып бетерәчәкләр. Ул ике катлы ”Тюмень” футбол клубы бинасы һәм кыры урынында төзелде. Төзү эшләре 2008 елның язында башланды. Хәзерге көндә косметик һәм территорияне төзекләндерү эшләре тәмамлана. Шушы гаять зур төзелеш өлкә казнасы ярдәме белән башкарыла. Административ-көнкүреш комплексы бинасы 6 катны тәшкил итә. Монда вестибюль, буфет, ресторан, кафе-бар, сәламәтләндерү үзәге, бассейн, кунакханә номерлары, кышкы бакча һәм башкасы урнашкан. Спортсменнар өчен чишенү бүлмәсе, сауна, душ, уку-өйрәнү заллары, табиб кабинеты төзелгән. Футбол кыры ясалма үлән белән капланган. Трибуналарга 16 мең кеше сыячак.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.