Полиция капитаны Рамил Әйтмөхәммәтовны дежур торганда исерек шофер суктыра. Сургут-Түбән Варта автоюлының 212 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булуы турында Түбән Варта буенча Россиянең эчке эшләр министрлыгы идарәсенең дежур бүлегенә хәбәр итәләр. Вакыйга барган җиргә ОБ ДПС ГИБДД дежур частенең инспекторы Р.Әйтмөхәммәтов китә. Егет авария урынын яктырту һәм ялтыраучы фонарьлар белән билгели. Шулчак трасса буенча куып килгән "Ауди А4” автомобиленең шоферы рульне идарә итә алмыйча кырыйда торган халыкның, Әйтмөхәммәтовның өстенә менә, янәшәдәге автомобильгә сугыла. Полиция хезмәткәре шунда ук һәлак була.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.