Губернатор В.Якушев күптән түгел Төмәндә ачылган милли проект кысасында төзелгән нейрохирургиянең Федераль үзәгендә "Сәламәтлек” приоритетлы милли проектын реальләштерү буенча киңәшмә уздырды. Үзәктә биш махсуслаштырылган нейрохирургик бүлекләр бар. Алар югары технологик ярдәм күрсәтүче заманча медицина техникалары белән җиһазландрылган. Киңәшмәдә 2011-2012 елларда Төмән өлкәсендә сәламәтлекне саклауны модернизацияләү региональ программасының төп юнәлешләре каралды. Өлкәдә 236 табиб җитми. Кече һәм урта персоналны исәпләсәң бу сан тагы да арта. Чарада кадрлар мәсьәләсе дә күтәрелде.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.