Өлкә хөкүмәте президиумы утырышында губернатор В.Якушев «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәмләү уңаеннан бер тапкыр түләү турында»гы карарына кул куйды. Апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашучылар; 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда 6 айдан да ким түгел хәрби хезмәт үткән; сугыш барганда бала вакытыннан контузия алган, имгәнгән инвалидлар; концлагерьлар, гетто тоткыннарына; "Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе булган, сугышта һәлак булучыларның башка кияүгә чыкмаган тол хатыннары 3 мең сум акча алачаклар. Сугыш елларында намуслы хезмәт итеп орден-медальләр белән бүләкләнгәннәр, 6 айдан артык эшләгән, 31.12.1931 елгача туган гражданнарга һәм әтиләре сугышта үлгән балаларга ике мең сум акча биреләчәк. Апрель аенда шулай ук Чернобыль АЭС, "Маяк” ешмасында булган аварияләрдә нурланыш алучыларга, үлүчеләрнең гаиләләренә 2 мең сум акча түләнә.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.