Голышманово районы, Земляновск авылы урта мәктәбе укучылары капиталь ремонтланган бинада яңа парталар артына утырдылар. Ремонт өчен өлкә казнасыннан 17,7 миллион сум акча алынды. Бу белем учагы районда мәгариф өлкәсендә илебез Президенты грантына лаек булган бердәнбер мәктәп-миллионер. Монда 86 бала укый. Класслар интерактив такта, мультимедиа җиһазы, Интернетка тоташтырылган ноутбуклар белән җиһазландырылган.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.