Бу көннәрдә Казахстанда "Нефть һәм газ-2012/ KIOGE-2012” ХХ юбилейлы Казахстан халыкара күргәзмәсе үткәрелде. Машина төзү һәм нефтьгазсервис компанияләре җитәкчеләре киң программалы чарада Казахстан бизнесы белән сөйләшүләр алып бардылар. Күргәзмәдә регионның ОАО "Геотрон” геофизик аппаратура, ЗАО "ТОЭЗГП” скважина геофизик җиһазлар һәм махсус техника, ОАО "Гром” оператив бикләү һәм скважина ремонтлау өчен җиһаз һәм башкасын тәкъдим итте. Кайбер компанияләргә күргәзмә кул куелган контрактлар уңышын китерде.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.