Төмән районындагы В.Росляковның "Пчела” крестьян-фермер хуҗалыгында сабан бодаен чәчү тәмамланды. Хуҗалыкның бер мең гектар җире бар. Быел бөртеклеләргә һәм кузаклыларга 515 гектар; яшелчә һәм бәрәңгегә 130 гектар җир эшкәрттеләр. Төмән районында "Пчела” хуҗалыгы барлык күрсәткечләр буенча лидер. Тугыз ел эчендә бөртеклеләрнең уңышы уртача гектарыннан 52 центнерны тәшкил итте. Бәрәңге – гектарыннан 404 центнер. Районда чәчүне "Пчела”дан башка ЗАО "Агрофирма "Луговская”, ОАО "Тюменский бройлер”, ЗАО АПКК "Рощинский” һәм авыл хуҗалыгы академиясенең укыту-тәҗрибә хуҗалыгы тәмамладылар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.