Төмән өлкә мәгариф һәм фән департаменты суыклар аркасында гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләрне үткәрмәү өчен һава шартлары параметрларын билгеләде. Әгәр урамда җил булмаса яисә аның тизлеге 2м/с артмый икән, тышта Цельсия буенча 40 градусны тәшкил иткәндә, 1-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелми. Термометр -35не күрсәтсә, 1- 9 сыйныф балалары гына укымыйлар. -30 булганда 1-4 сыйныф укучылары гына дәресләрдән азат ителә. Әгәр урамда җил икән (җилнең тизлеге 2 м/с арта), -35 булганда барлык класслар укымый. Шул ук шартларда -30 икән - 1-9 сыйныф укучылары укымый, -25 булганда 1дән 4 классларгача дәресләр үткәрелми.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.