Күптән түгел РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Н.Винниченко Тубыл шәһәренә килеп китте. Ул нефтехим комбинатының 500 мең тонна куәтле пропилен җитештерәчәк яңа төзелеп торучы комплексында булды. Аны эксплуатациягә тапшырганда 8 мең хезмәт урыны барлыкка киләчәк. "Сибур” компаниясе белән Төмән өлкәсе хөкүмәте инвесторларга дәүләт булышлыгы күрсәтәчәкләре турында килешү төзеделәр. Социаль политика советының утырышы булды. Анда Урал федераль округының мәдәният мирасын саклау турында сүз барды. "Тубыл шәһәре күзгә күренеп үзгәрә. Туризмны үстерергә теләүче күршеләргә бу шәһәрнең тәҗрибәсе мисал булып тора”,- диде вәкил.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.