-
Без газетаның ничек аякка басканын һәрчак исебездә тотабыз. Бу Азат абыйның
хезмәте. Халкы өчен күрсәткән эшен безберкайчан да онытырга тиеш түгел , -
дип газетаның редакторы Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова чараны ачты. Газета
хезмәткәре Римма Умитбаева очрашуны алып барды.
Төмән
дәүләт университетының филология һәм журналистика институтының татар теле һәм
әдәбияты бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә
Алишина да бик матур чыгыш ясады, ул болай дип сөйләде:
-
Әгәр дә Азат абый исән булса, бүген чәчәкләр алып килгән булыр идек. Хәзер Алсу
Мөхәммәтәмин кызы белән "Жизнь замечательных людей” сериясеннән "Азат Сагитов. Первый
редактор газеты” дигән китап чыгарырга булдык. Туксанынчы еллар башында әле
гаиләм белән Казанда яши идек. Бик авыр еллар булды. Казаннан газетага хат
яздым, мәкаләм икенче санында ук чыкты. Өч ел газетаны почта аша алдырып
укыдым. Туган якка сагынган чакларда ул минем юанычым иде. Кызларга бик зур
рәхмәт. Бу халыкка хезмәт итү. Бергә эшлик, бердәм булыйк!
Өлкә
татар Конгрессы исеменнән мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова,
өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе исеменнән өлкә татар мәдәният методик
бүлеге башлыгы Гөлфия Хәлитова чыгыш ясадылар. Алар иң җылы сүзләр белән
Азат Гыйззәт улын искә алдылар.
-
Берзаман, өлкәдә татар газетасы чыкканын ишетәбез. Хатыйп абыегыз беренче санын
каяндыр алып та кайткан. Бик шатланып укыдык. Безгә редакциягә чакыру килде.
Анда кердек. Редакциядә кеше күп иде.Сәгыйтов кайсысы икән дип уйлыйбыз. Бервакыт, олпат гәүдәле, мөлаем
йөзле, ягымлы ир чыкты. "Карагыз, яңа кешеләр дә бар икән", - ди. Азат
кешелекле, зыялы, кайгыртучан, өлкәннәр янында үзен кече тота белә торган зат
иде. Ул безнең күңелебездә мәңге шулай саклана, -
дип хатирәләрне яңартты ветеран укытучы Люция Хәбибуллина.
-
Һәр елны үзебезнең якларда 50-60 кешене "Яңарыш”ка яздырам. Ул миңа авыр түгел,
киресенчә, шатлык булып тора. Хәзерге көндә телевидениедән нәрсә генә
сыйдырганнар. Атыш, суеш... Нинди начар әйбер бар, барчасын күрсәтәләр. Шуларны
караганнан соң йоклап булмый. Ә менә "Яңарыш” килсә, аны укып җанга бәлзәм
кебек ләззәт табасың. Бөтен баш авыртулар басыла. Артык газетага язмасак та,
җаныбыз белән сезнең янда яшибез, -
дип үзенең фикерен белдерде ветеран укытучы Рәшидә Бакиева.
-
Азат белән соңгы очрашуыбыз 2005 елның 8 март алдында булды. "Кызларга чәчәк
алып бирергә дә редакциядә бер тиен акча юк”,- диде ул үкенеп. Редакциядә еш
була идем. Азат үземә эндәшми генә китабымны чыгарды, -
дип искә алды Азат абыйны шагыйрь Заһит Акбүләков.