Төмән өлкәсендә татар мәдәният көннәре баруы барыбызга
да билгеле. Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Талымхан
авылында шәп концерт куеп кайттылар. 27се көнне - Шыкча авылында, ә 28е Индрәй
авылына да бардылар. Кыскасы, бу көннәрдә алар ару-талуны белмичә эшләячәкләр.
Патша сарайларына тиң яңа бинада күз явын алырлык яңа костюмнар тәэсир
иткәнгәме, артистларның кәефе күтәренке, рухлары шат иде. Дүрт ел буе кеше
почмакларында йөрүгә карамастан, аларның дәртләре сүнмәгән булып чыкты. Татар
мәдәният үзәге директоры Лилия ханым Кәримова концертны ачып, якынлашып килүче
хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, тамашачыга җылы теләкләр юллады. "Хыял”
яшьләр ансамбленең җырчылары (Ф.Кәримов) Марат Вәлиев, Оксана Сөлкәрнәева,
Римма Әнвәрова бик күп җырлар башкардылар. "Сүнмәс хисләр” (Ә.Назыров) вокал
ансамбле җырчылары "Рәйхан”, "Яннарыңа барыйммы”, "Талымханым” һәм башка
җырларны җырлап, концертны тагын да күңелләндерделәр.
Яшь кызлар Алинә Кучумова һәм Альбина Сагатдинова татар,
рус, испан биюләрен биеделәр. Бию бит ул концертны тагын да ямьләндерә һәм
дәртләндерә. Талымхан мәдәният йорты директоры Раиф Сабиров артистларны каршы
алып, рәхмәт әйтеп, озатып калды. Концертка Талымханлылар зал тутырып килделәр,
безне онытмагыз, килеп йөрегез дип, калдылар.
Н.САФИУЛЛИНА.
|