Шаулап-гөрләп өлкә Сабантуе да үтеп
китте. Ул Тубыл районы, Юршак авылы янындагы аланлыкта, өлкә милли-мәдәни
автономиясе җитәкчелегендә Тубыл районы хакимияте, өлкә татар Конгрессы һәм
спонсорлар ярдәме белән биш меңгә якын халыкны җыеп, зур әзерлек белән
оештырылды. Халыкны сөендереп көн дә матур, кояшлы булды. Бәйрәм тантанасы
Сабантуй тарихын искә төшерү максатында сәхнәләштерелгән кызыклы күренеш белән
башланды. Аннары сәхнәгә өлкә губернаторы урынбасары Э.Вәлиев чыгып, җыелган
халыкны бәйрәм белән котлады, В.Якушевның кайнар сәламнәрен җиткерде.
Ата-бабаларыбыз йоласына таянып, Юршак авылы мәчете имамы Р.Бохардинов Коръән
укыды, өлкә мөселман казыят идарәсе җитәкчесе Ф.Гарифуллин өч телдә дога кылып,
изге нияткә фатиха бирде. Тәбрикләү сүзләре белән өлкә милләтләр эшләре
комитеты рәисе Е.Воробьев, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, өлкә
татар Конгрессының башкарма директоры Р.Насыйров, Тубыл районы хакимият
башлыгы Ю.Батт, Төмән мөселман
оешмасының фән һәм мәгариф комитеты җитәкчесе И.Рафиков чыгыш ясадылар. Аларның
сүзләренә кушылып Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре
министры урынбасары Ф.Мусин президентның Котлау хатын укып ишеттерде, Минзәлә
районы хакимият башлыгы Р.Садыков хөрмәтле кунакларга чәк-чәк тәкъдим итеп,
бүләкләр тапшырды. Шуннан соң тамашачыларны 40 кешедән торган Минзәлә районы
делегациясе (җитәкчесе Д.Фәхретдинов) сәгатьтән артык татар җыр-моңнары,
биюләре белән куандырды. Аннары өлкәбезнең төрле почмагыннан килгән үзешчән
артистлар ифрат матур тамаша оештырдылар. Шул ук вакытта мәйданда балалар һәм
зурлар өчен төрле бәйгеләр уздырылды. Бигрәк тә гер күтәрү, көрәш һәм дә
традицион ярышлар арасына яңа кертелгән "Арангул батыр” ярышы тирәсендә халык
күбрәк кайнады. Хөрмәтле кунаклар һәм жюри әгъзалары һәр район тәкъдим иткән
милли йортларга кереп бизәлешен, "визитка”ларын карап, әзерләгән аш-суларыннан
тәм-том итеп тиешле бәя бирделәр. Төмән районын (Х.Биктимиров) Ямбай, Шыкча,
Талымхан, Индрәй авыллары якладылар. Биредә музыка коралларында уйнарга,
җыр-биюгә оста булган балалар күз явын алырлык тамаша оештырдылар. Тубыл шәһәре
һәм районын күрсәтүдә бик күп авыллар катнашты. Арткыавылдан "Туган тел”
(А.Сыяутдинова) ансамбленең хатын-кызлары 33 төрле ризык һәм дә яңа өлгергән
җимешләрдән каен, җир, кура җиләкләре, карлыган, кара җиләк алып килгәннәр иде.
Тубылтора авылының "Умырзая” ансамбле
(С.Хәлилова) җырчылары 28 төрдә аш әзерләгәннәр. Ворогушино авылыннан килүчеләр
(Э.Игнеева) 3 төрле балыктан уха пешергәннәр, санниковалылар (Ч.Атнагулов)
хөрмәтле кунаклар өчен өстәл әзерләгәннәр.
Вагай районыннан 45 кеше килгән
(С.Надеина), алар 48 төрле татар ашлары тәкъдим иттеләр. Ә "Досуг” Тубыл шәһәр
татар мәдәният үзәге (С.Ильясов) һәм Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге
(Л.Кәримова), "Төзүче” милләтләр йортының татар бүлеге (Г.Хәлитова) артистлары,
гадәттәгечә, тамашачыларга җыр-биюләр бүләк иттеләр. Яркәү районыннан 45 кеше
килгән (Е.Сидорова), алар 20дән артык төрле татар халык ашлары алып килгәннәр.
Түбән Тәүде районыннан Тарман авылы хакимият башлыгы В.Туйчиков "Саз” ансамбле
(Җ.Касыймов) белән 32 төр ризык әзерләп һәркемне хуш күреп сыйладылар. Ялутор
шәһәренең "Сандугач” җыр-бию ансамбле (З.Кожевникова), Аромаш, Заводоуковск
районнарыннан килгән артистлар сәхнәдә матур чыгыш ясадылар.
Мәйданда барган ярышларда
гер күтәрү буенча 60 кг авырлыктагылар арасында беренче урынны И.Айтбаев (Тубыл
р-ны), 75 кг кадәр – С.Липов (Түбән Тәүде р-ны), 75 кг авырлыктан югары
булганнар арасында беренче урынга В.Михайлов (Тубыл р-ны) яулады. Ат чабышы
бәйгесендә 1 нче урынны Түбән Тәүде районы, икенчене – Төмән районы, өченчене –
Яркәү районы алды. Ә Сабантуйның төп бизәге булган көрәш ярышында 60 кг
авырлыктагылар арасында беренче урынны И.Насыйбуллин (Төмән р-ны), 75 кг га
кадәр – М.Степанов (Татарстан), 75 кгнан югарылар арасында – Р.Әхмәтшин
(Татарстан) алдылар. Һәм абсолют батыр исеменә, Сабантуй тәкәсенә Р.Әхмәтшин
лаек булды. Ул бүләген Тубыл районы, Башково авылы ветераннар йортына бүләк
итте. Иң яхшы делегация номинациясендә өченче дәрәҗәле дипломга Яркәү районы,
икенчегә - Вагай һәм Түбән Тәүде районнары лаек булдылар. Ә беренче урынны
Төмән белән Тубыл районнары бүлештеләр. Җиңүчеләрнең һәрберсенә бүләкләр
бирелде. Сабантуй әләме тантаналы рәвештә Түбән Тәүде районына тапшырылды.
Быелгы өлкә бәйрәмендә
халык дус-туганнары белән очрашып-күрешеп, чын-чынлап ял итеп, милли горурлык,
рухи байлык туплап зур канәгатьлек кичерделәр. Алар оештыручыларның һәр нәрсәне
төптән уйлап эшләгәннәренә, күңел ачар өчен бар уңайлыклар, тәртип
булдырганнарына, мөселман халкына хас булган дәрәҗәдә оештыра алганнарына
сокланып рәхмәтләрен белдереп таралдылар. Күрәсең, әлеге бәйрәмгә Ходай үзе дә
фатиха биргәндер, чөнки чара тәмамланып, берәр сәгать чамасы үтүгә, әллә кайдан
болыт чыгып, ишелеп-ишелеп яңгыр коярга тотынды.
Р.КАНГАЗИНА.
|