Өлкә губернаторы В. Якушев РФ Президентының Урал федераль округында тулы хокуклы вәкиле каршындагы экстремизмга каршылык күрсәтү буенча ведомствоара хезмәт төркеме утырышында катнашты. Анда дини экстремизм белән көрәшү һәм профилактика мәсьәләләре каралды. "Төмән өлкәсендә 140тан артык милләт кешесе яши. Милләтара политиканы ничек алып барабыз - моннан безнең территориядә гражданнарның никадәр үзләрен комфортлы хис итүләре тора. Өлкәдә барлык милли диаспора вәкилләре белән профилактик чаралар үткәрелде”, - дип сөйләде губернатор утырышта.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.