Чираттагы өлкә хөкүмәте президиумы утырышында губернатор В.Якушев 70кә якын карарга кул куйды. Аларның берсе - "Боевое братство” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы хөкүмәткә 1853-1856 нче еллардагы Кырым сугышында һәлак булган батырлар күмелгән Севастопольдәге туганнар зиратын төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән була. Әлеге зиратта Тубыл пехота полкында сугышкан 4591 солдат һәм офицер күмелгән. Бу мәгълүматны зират территориясендә урнашкан Свято-Никольский храмы стенасына куелган мемориаль такта дәлилли. Әлеге сорау уңай якка чишелгәннән соң, губернатор 2012 нче елның өченче кварталына яшәү өчен кирәк булган минимумны билгеләү турындагы карарга кул куйды. Товар һәм коммуналь уңайлыклар белән куллануга түләү хакы арту сәбәпле, яшәү өчен кирәк булган минимум кеше башына уртача 6 319 сум тәшкил итәчәк дип билгеләнде. Әлеге карарларның бер өлеше бюджет акчасы өлкәнең муниципаль районнарындагы күп фатирлы искергән йортларны ремонтлауга юнәлтү турында булды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.