Язгы Хәтер вахтасы вакытында Новгород өлкәсендә солдатларның мәетләре, медальоннары табылды. Медальоннарның икесен укыдылар; Сергей Григорьевич Аксеновның һәм Василий Лукьянович Дрягинның фамилияләре ачыкланды. Аксенов 1901 елда туган, Тубыл, Слесарная урамы, 35 нче йортта яшәгән. Сугышка Тубыл хәрби комиссариатыннан алынган, 282 укчы дивизиясендә сугышкан. 1942 елның 3 маенда һәлак булган. Дрягин 1918 елны туган, 1942 елда Ишим хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына.1272 укчы полкында сугыша. Медальонда Исәт районы искә алынган һәм Төмәндә яшәгән әнисенең адресы язылган. Төмән өлкә эзләнү үзәге кызылармеецларның туганнарын эзли.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.