Бу көннәрдә Исәт районында өлкә губернаторы катнашында агропромышленность советының чираттагы киңәшмәсе үтте. Аның алдыннан катнашучылар Рассвет авылындагы шароле чиста нәселдәге мал-туар үрчетүче "Скородум” оешмасында булдылар. Монда терлекләрне Франциядән 2002 елны кайтардылар. Хәзерге вакытта аларның саны - 617. Делегация шулай ук ит өчен хайван асраучы "Бешкиль” авыл хуҗалыгына да барды. 2011 елда агропромышленность комплексын үстерү өчен регион казнасыннан 5507,1 млн. сум акча җибәреләчәк. Ул материаль-техник базаны ныгытуга, терлекчелек продукциясе өчен субсидиягә, авыл культураларын чәчүгә китәчәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.