20-23 сентябрьдә Бар шәһәрендә (Черногория) юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча 28 нче FIA (Халыкара автомобиль федерациясе) Европа белем конкурсы үткәрелде. Анда Европаның 22 иленнән 10-12 яшьлек балалар катнаштылар. Европа күләмендәге бәйгедә беренче тапкыр Россия Федерациясен ике команда – Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе яшь хәрәкәт инспекторлары якладылар. Алар җәйге айларда Мәскәү астында уздырылган "Куркынычсызлык тәгәрмәче” бөтенроссия конкурсында беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Бар шәһәрендә узган ярышта Төмән өлкәсе командасын Төмән районы укучылары – К.Миназова, Д.Бакирова, Ш.Темиров; Аромаш районы, Кармацк мәктәбе укучысы – М.Поляков якладылар. Нәтиҗәдә, Төмән өлкәсе командасы дүртенче, Татарстан Республикасы вәкилләре икенче урыннарны яуладылар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.