Волгоградның "Уран” эзләнү отряды Донның текә борылышына яңадан чыкты. 1942 елның августында Дон һәм кечерәк Чир елгалары арасында барган беренче һәм соңгы сугышка Ишимда икенче тапкыр оешкан 229 нчы укчы дивизиясе керә. Сталинград өчен сугышканда Суровикино районында чолганышка эләккән хәрби бүлекчәләрнең язмышы тарихта озак еллар ак тамга булып тора. Дүртенче ел инде "Уран” иске окопларны һәм чокырларны казый. 229 нчы дивизиянең тулысынча приказны үтәве, себер егетләренең соңгы минуткача батырлык күрсәтеп дошманга каршы торулары ачыкланды. Һәр кыр сезоны хәбәрсез югалган, чынында яуда һәлак булган якташларыбызның исемнәрен кайтара.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.