Сбербанк үзенең клиентларына налог, штраф һәм дәүләт органнарына карата булган башка бурычларын интернет аркылы "Сбербанк-онлайн” сервисы буенча түләргә мөмкинлек булдырачак. Хәзерге көндә, белгәнебезчә, бурычларны квитанциядәге номер буенча гына түләп була. Әмма Сбербанк бу сервисны киңәйтү ягын карый. Ә бу исә - һәркем "Сбербанк-онлайн” сервисы аша (квитанциясез) бурычы турында төгәл мәгълүмат алып, шунда ук бурычын түли алачак дигән сүз. Бүгенге көндә Сбербанк тагын бер инициативаны дөньяга ашырды: Төмән шәһәрендә булган авиакатастрофада зыян күрүчеләр, аларның туганнарына ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны махсус банк счетына җибәрә алалар.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.