Яңа уку елында регионның 89 кешесе губернаторның исемле стипендиясен алачак. Мондый карарга губернатор В.Якушев кул куйды. Стипендия алучылар исемлегенә аспирантлар, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм укучылар керде. Иң күбе - Төмән нефть һәм газ университетының - 20, Төмән дәүләт университетының 12 студенты стипендия алачак. Ай саен бирелә торган стипендиянең күләме – 2 меңнән алып 12 мең сумгача.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.