Күптән түгел Тубыл һәм Уват районнарында узган "Төмән матбугаты - 2013” фестивале кысасында журналистларга Уват проектын реальләштерү белән якыннан танышырга мөмкинлек булды.
Матбугат хезмәткәрләре төркеме Уваттан 300 чакрым ераклыкта урнашкан Усть-Тегуск нефть чыганагына вертолетта "десант ясадылар”. Алар анда нефть җыюның үзәк пункты, операторлар эше, химик лаборатория, бораулау мәйданы белән таныштылар. 180 урынлы яшәү комплексында булдылар. Вертолеттан газ турбина электр станциясен карадылар. Регион хөкүмәте белән бергә Уват төркеме чыганагын актив эшкәртү 2004 елда башланды. Шушы дәвердә егермеләгән чыганак ачылды, 167 миллион тонна нефть алынды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.