Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә губернатор В.Якушев мәктәп, балалар бакчалары директорлары һәм яшьләр белән очрашты. Биредә шәһәр хакимият башлыгы И.Оленберг, өлкә Думасы депутаты В.Майер, шәһәр Думасы депутаты С.Хисмәтуллин катнаштылар. Губернатор 2011 елда укытучылар, тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 30 процентка күтәрелүе турында сүз алып барып, аз комплектлы мәктәпләрдә укучылар саны түбән булуы сәбәпле, хезмәт хаклары күтәрелмәгәнен искәртте. Экономика юнәлешендә эшләүчеләр белән мәгариф өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең хезмәт хаклары тигез булырга тиешлеген әйтеп, 2012 нче елда яңа карар кабул ителәчәген белдерде. Шәһәрнең Тау асты өлешендә күпчелек урамнарда өйләргә газ кертү планлаштырылганын да әйтте. Губернатор катнашучыларның сорауларына җавап бирде. 2012 нче елда шәһәр себер татар мәдәният үзәге бинасында капиталь ремонтны тәмамлау өчен матди ярдәм күрсәтелүе, тубыллыларның 28 ике катлы агач йорттан яңа фатирларга күченүләре, бюджет сферасында эшләүче 90 кешегә субсидия бирелүе, "Яшь гаилә” программасы буенча берничә гаилә яңа елны яңа фатирда каршы алуы - шатлыклы хәбәр булды. В.Якушев Абрамка елгасын чистартырга кирәклеге, өстәмә су колонкалары булдыру, юлларны төзекләндерү турындагы сорауларны да игътибарсыз калдырмады. Губернатор белән очрашу шәһәр мәчетендә дә үтте. Монда ул шәһәр һәм район мәчетләре имамнары һәм мөселманнар белән очрашып, проблемалар турында сүз алып барды.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.