Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Апрель » 17 » НӘСЕЛ ҖЕБЕ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ ЭЧТӘЛЕКЛЕ ДОКЛАДЛАР ЯҢГЫРАДЫ
13:55
НӘСЕЛ ҖЕБЕ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ ЭЧТӘЛЕКЛЕ ДОКЛАДЛАР ЯҢГЫРАДЫ

Чараны үзәк директоры урынбасары Рачига Гиниятулла кызы Кадыйрова алып барды.

Директор Венера Ивановна Хәйруллина балаларны чын күңелдән котлады, уңышлар теләде. Берничә укучының иң яхшы эшләре яңгырады. Мария Сидошенко хезмәтен  Бөек Ватан сугышында үлем үзәнен үткән, бер кулы яраланган бабаена багышлаган. Үзенең нәсел җебен төзегәндә аңа әнисе булышкан. Арина Батталова шәҗәрәне әбиләре белән төзегән. Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында Батталовларның Маһирә исемле кызлары  яшәгән. Сугыш башлангач ул шәфкать туташы булып яуга китә, фашистларга әсирлеккә эләгә. Анда ниләр генә кичерми! Алена Тимофеева эшенә өч почмаклы хат та теркәгән. "Бу хатны миңа биргәндә карт әбиемнең куллары калтырады, чөнки карт бабаебыздан калган бердәнбер истәлек ул. Бабаебыз сугыштан кайтмаган, аның турында интернеттан мәгълүматлар таптык”, - дип сөйләде кыз.

Влад Касыймовның, Павел Южаковның  докладларын да укучылар бик яратып тыңладылар. Мактаулы кунак - хезмәт ветераны, озак еллар "Этнос” балалар үзәге белән тыгыз элемтәдә торучы Гаҗилә Матыс кызы Гобәйдуллина "Прошлое ради будущего” дигән яңа китабын  үзәккә бүләк итте.

- Балалар! Мин шәҗәрәбезне төзүне Төмәннең Геологоразведчиклар урамында урнашкан архивта  эзләнүдән башладым. Сезнең  дә аннан нәселегез турында мәгълүматлар алырга мөмкинлегегез бар. Аннары бераз зурайсагыз Тубыл  архивыннан  эзләрсез. 1897 елны "Ревизские сказки” – беренче тапкыр халыкны исәпкә алу булган. Монда бөтен мәгълүматлар бар. Архивларда эзләнү бик кызыклы, мавыктыргыч. Тапкан якыннарның, туганнарның сүзләрен укып күңел сөенә. Архивларда 3 ай эшләдем, 300ләп туганнарны таптым, бу 10 буын. Бүгенге көндә тапкан материалларыгызны саклагыз, алар сезгә киләчәктә кирәк булачак. Башка халыкларда, мәсәлән, кытайларда гаилә паспорты бар, ул буыннан-буынга тапшырыла, - дип сөйләде Гаҗилә апа.

Балалар гуашь, акварель, карандаш белән рәсемнәр ясаганнар. Боларда Төмән шәһәре, Сабантуй бәйрәме, флейталы малай һәм башкасы сурәтләнгән. Аня Сысоева Габдулла Тукай иҗатын укып рәсем ясаган. Зөлфия Мухвалеева милли татар костюмнары теккән,  Мәрьям Байназарова ыргак белән әйберләр бәйләгән. Конкурста катнашкан бөтен балага беренче, икенче, өченче дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Җитәкчеләренә, мәктәп директорларына Рәхмәт хатлары бирелде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.  

 

Категория: новости области | Просмотров: 643 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 4
    Гостей: 4
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz