Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Март » 28 » Минтимер Шәймиев: “ВЛАСТЬТА БЕРАЗ ТОТКАРЛАНДЫМ МИН”
13:03
Минтимер Шәймиев: “ВЛАСТЬТА БЕРАЗ ТОТКАРЛАНДЫМ МИН”

Минтимер Шәймиев:

"ВЛАСТЬТА БЕРАЗ

ТОТКАРЛАНДЫМ МИН”

Татарстан президенты М.Шәймиев яңадан бу дәрәҗәле вазифага сайланмаячагын белдерде һәм үз урынына премьер-министр Р.Миннехановны тәкъдим итте.  Аның тәкъдимен Россия Президенты Д.Медведев хуплады.


"Мин яңа президентка теләктәшлек белдерә­чәкмен, – диде Минтимер Шәрип улы журналистлар алдында чыгыш ясаганда. – Рөстәм Нургалиевич Татарстанны борчыган мәсьәләләрне яхшы аңлый. Рес­публиканы алга таба да үстерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләр дип уйлыйм. Беркем дә президент булып тумый. Экономика, финанс өлкәсендәге белемнәре, моңа кадәр корган элемтәләре аңа ярдәм итәчәк. Иң катлаулы мәсьәлә өчен борчылырга урын юк, чит төбәкләрдә яшәүче татарларның проблемаларын да булачак президент дөрес аңлый һәм милләттәшләр белән хезмәттәшлек, аларга ярдәм итү тукталмаячак». Бу яңалык күпләр өчен көтелмәгән булса да, "20 елга якын эшлим бит инде, ияләшкәннәрдер”, дигән шаяртулы җавабы белән елмаерга мәҗбүр итә.

Киләчәктә Шәһри Болгар һәм Зөя утравында тарихи һәйкәлләрне торгызып, саклау һәм киләчәккә тапшыру эше белән шөгыльләнәчәген, бу турыда алдан ук Россия җитәкчеләре белән инде сөйләшеп куйганлыгын белдерә. "Бу минем өчен күңел эше,” – ди ул.

"Тормыш иптәшем минем президентлыктан китү хәбә­рен телевизордан ишеткәч, утырып елаган. Ниһаять, бу көн дә килеп җитәр икән, дип, – дип сөйли Минтимер Шә­рип улы. – Хәзер исә аның янында гына булырмын дип уйлыйм инде. Тик мин алай булдыра алмаячакмын. Дөрес, хатыныма игътибар күбрәк булачак. Ләкин минем җәмгыятькә дә файдалы буласым килә. Ә Президент вазифасыннан баш тартуым гаиләм белән ки­ңәшеп хәл ителде. Балалар да бу хакта беләләр иде”.

Төбәкләрне кушу тиз генә булмаячагын, үзенең моңа каршы булуын әйтә, ана теле өчен борчылуын белдерә, аны гаиләдә саклыйсы иде, ди.


Зыялы, милләт җанлы, тырыш, акыллы президентыбыз 25 нче мартта үз урынын Рөстәм Нургали улы Миннехановка (рәсемдә)– тапшырды. Р.Миннеханов 1957 нче елда Татарстанның Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туа. Казан авыл хуҗалыгы институтын, соңрак читтән торып Мәскәүдә совет сәүдәсе институтын тәмамлый. Инженер-диагностик, энергетик, райпо идарәсе председателе, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе, Биектау районы башлыгы вазифаларында эшләп ала. 1996 нчы елда финанс министры итеп билгеләнә, 1998дән бирле ул – премьер-министр. Экономик фәннәр докторы, Дуслык, IV нче дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен”, "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденнары; Санкт-Петербургның 300 еллыгы, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан бирелгән истәлекле медальләр иясе. Республика идарәчеләре арасында компьютер серләрен иң яхшы белүче, вертолет белән иркен идарә итүче, автомобиль ярышларында җиңүләр яулаучы да ул. Шулар өстенә, атказанган спорт мастеры да булачак президент. Җаваплы хезмәтендә хәерле юл телибез яңа президентка.

Г.Вәлиева.

Просмотров: 468 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz