Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Май » 18 » «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ – 2013”
15:05
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ – 2013”

11 май көнне Төмән үзәгендәге "Төсле бульвар”да өлкә татар Конгрессының татар яшьләр берләшмәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап әзерләнә торган "Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында төмәннәр өчен матур бәйрәм оештырды.

Бу чараны үткәрү алданрак 27 нче апрельгә билгеләнгән булса да, һава торышы яңгыр вәгъдә итү сәбәпле, кичектерелде. Быел язның кыш белән саубуллашуы озакка тоткарланды, гел салкын җил, яңгыр белән үтә көннәр. Алай да ул көнне шәһәрдә үткән "Татарча солянка” проектында катнашучылар концерты тәнәфесендә тамашачыларга флешмоб күрсәттеләр яшьләр. Эстрадабыз йолдызларын тыңларга килүчеләр сокланып, куанып карадылар аларны.

Көн матур булгангамы, цирк янына быелгы чарага килүчеләр шактый иде. "Миңа яшьләрнең шулай бергәләшеп туган телләре, мәдәниятләре үсеше турында уйлаулары, бу юнәлештә үзләреннән өлеш кертүләре бик ошый. Ел саен әнием белән "Мин татарча сөйләшәм” бәйрәменә барырга тырышам. Ике малаем үсеп килә. Эмиль инде югары уку йортын тәмамлый, татар хәрәкәтендә актив катнаша. Алып баручы да, музыка куючы да ул, бии дә, халык уен коралларында уйный да. Ә кечкенәсе Тимур авылдагы театр түгәрәгенә йөри. Алар куйган күренешләр программага ямь генә өстәделәр, яшьләргә дә бик ошады. Бер яктан татар әдәбияты белән танышсалар, икенчедән татарча матур итеп сөйләшә белүче яшьтәшләре барын, аларның актив булуларын, зур эшләр башкаруларын күрделәр, - дип сөйләде Елена Камалова.

Чынлап та бәйрәм бик кызыклы оештырылган, монда берничә дистә егет-кыз бергә җыелышып флешмоб та тәкъдим иттеләр, Индрәй музееның театр түгәрәге әгъзалары әзерләгән татар әдипләре әсәрләреннән өзекләр дә һәркемгә ошады, татар биюе буенча Рамил Сәгыйтов җитәкләгән мастер-класста да теләп катнаштылар. Ә инде төрле халык уеннары татар телен, мәдәниятен белүдә осталыкларын күрсәтергә, якынрак танышырга ярдәм итте. Чибәрләр бәйгесендә катнашкан Яна Мәхмүтова, Альберт Әбдрәшитов, Рәзил Шәймәрдәнов, Илшат Әхмәтҗанов, Дамир Абдразаковның, берләшмә әгъзалары Индира Уразумбетова, Земфира Гайнетдинованың матур җырлары, Төмән татар мәдәният үзәге һәм "Гүзәл” ансамбле биючеләренең чыгышлары күпләрнең күңелләрендә, "мин дә алар арасында булырга телим” кебек теләк уятты, яшьләр берләшмәсенең җитәкчесе Сәет Тузмөхәммәтов аларны киләсе утырышларына чакырды, һәркемгә дә "Мин татарча сөйләшәм” акциясенең эмблемаларын, кыска сүзлекләр таратты. "Быелгы чара күпкә кызыклырак, отышлырак үтте, - дип бер-берсе белән сөйләштеләр тамашачылар. "Тик менә ник, матбугат чараларыннан башка, бер генә җәмәгать оешмасы вәкилләре, җитәкчеләр күренмәде соң, - дип аптырадылар кайберләре. – Әллә аларга татар теле кирәкмиме, алар да татар яшьләре алдында чыгыш ясасалар икеләтә отышлырак булыр иде түгелме?”

Гөлнур Вәлиева.

 

Категория: новости области | Просмотров: 630 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 2
    Гостей: 2
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz