Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Ноябрь » 17 » “МИН ҖИҢӘЧӘГЕБЕЗГӘ ЫШАНАМ!”
11:43
“МИН ҖИҢӘЧӘГЕБЕЗГӘ ЫШАНАМ!”

Гадәттәгечә, Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев өлкә Думасы депутатларына чираттагы мөрәҗәгатьнамәсен юллады. Губернатор чыгышында төбәкнең социаль-экономик үсеше, уңышлар, әле тормышка ашмаган планнар турында сөйләде. Сәламәтлекне саклау, мәгариф, мәдәниятне һәм юнәлешләрне үстерү буенча инвесторларны җәлеп итү, инновацион технологияләр кертүгә аеруча басым ясады.

- Ел саен куелган бурычларның үтәлеш дәрәҗәсен күзәтеп барабыз, киләчәк проектларын камилләштерәбез, заман таләпләренә яраклаштырабыз, - диде җитәкче. – Без кризис елларын уңышлы үттек, тик дөнья экономикасы тотрклылыгын югалтты. Аның безгә дә йогынтысы бар. Өлкәнең бюджет мөмкинлеге нык кысрыкланачак. Мин пессимизм һәм пассивлык өчен сәбәпләр күрмим, нәкъ шундый вакытларда кеше һәм халыклар берләшәләр, көчлеләнәләр. Төмәнлеләр бу авырлыкларны да җиңеп чыгарлар дип ышанам.

Соңгы елларда өлкәдә үсеш экстенсив характерда барды: барлык юнәлешләрдә дә берьюлы өскә үрләдек. Хәзер без интенсив рәвештә алга китәргә тиешбез: булган мөмкинлекләрне яңадан барларга һәм шуларга гына тукталырга. Ә ресурслар бездә аз түгел. Тик төп ресурсның – кеше булуын да онытырга тиеш түгелбез.

Соңгы биш ел Төмән өлкәсе тарихында иң нәтиҗәле еллар булдылар. Бу статистика һәм экономика өлкәсендәге саннар гына түгел, ә төмәнлеләрнең тормыш шартлары һәм кәефендә дә ачык чагыла. Туучы балалар, күп балалы гаиләләр саны арта, 2012 елның сентябреннән 3 – 7 яшькә кадәр балалар тулысынча балалар бакчасы белән тәэмин ителгән. Ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру нәтиҗәсендә балалар йортлары санын өч мәртәбә кыскартырга мөмкинлек бирде. Соңгы 5 елда заманча шартларда белем алучы балалар саны 84тән 92 %ка артты, 60 мәктәп төзелде һәм яңартылды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә алга китеш бар. Тубылда, Ишимда, Ялуторда, Заводоуковскта сәламәтлек һәм төбәкара үзәкләр булдырылды һәм җиһазлар белән тәэмин ителде.

Спорт, өлкән буынга игътибар, торак төзелеше, газлаштыру, авыл хуҗалыгы, куркынычсызлык, эш хакы, эш урыннары, бюджетка керем, урман хуҗалыгы, бизнес һәм башка юнәлешләрдә шактый уңай нәтиҗәләргә ирешкәнлекне билгеләп үтте губернатор. Өлкәдә чын-чынлап инвестицион революция булды, диде ул. Чынлап та соңгы елларда зур оешмалар төзелде, яңа эш урыннары булдырылды. Мәсәлән, Түбән Тәүде районының Бухтал авылында «Дина энерджетикс» немец компаниясе нефтьчеләр өчен җиһазлар ясау буенча завод төзи. Тубылдагы полимер заводы үзе генә нинди горурлык!

Губернатор соңыннан җитешсезлекләргә тукталып үтте, аларның үтәлешендә җаваплы кешеләрне билгеләде, планнар турында сөйләде. Сүз һәм эш арасында ераклык кыскарырга тиеш, диде ул.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Категория: новости области | Просмотров: 1205 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz