Өлкә татар Конгрессы, Төмән дәүләт университетының
гуманитар тикшеренүләр институты, Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе,
өлкә себертатар язучылар берләшмәсе, өлкә татар яшьләре берләшмәсе гуманитар
тикшеренүләр институтында Тарихи скверда һәйкәл урнаштыру мәсьәләсен бергәләшеп
хәл итү өчен түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрделәр.
Сөйләшүне Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе
В.С.Ташкалова, институтның этноконфессиональ мөнәсәбәтләр секторы мөдире
А.П.Ярков һәм Ә.Г.Гаитов алып бардылар. Монда җыелган татар җәмәгатьчелеге,
яшьләр, дин әһелләре, галимнәр, тарихчылар, татар оешмалары вәкилләре борынгы
бабаларыбыз белән бәйле скверда басып алучы Ермак һәм тәре булган һәйкәлләр
куюны хупламадылар, әрнеп каршы чыктылар.
Тарих фәннәре докторы, профессор А.П.Ярков үткән
казаклар оештырган түгәрәк өстәлнең резолюциясенә скверда әлегә бернинди һәйкәл
дә куярга кирәкми дигән фикер кертелүен белдерде. "Шәһәр администрациясе игълан
иткән Тарихи скверда һәйкәл кую конкурсы төгәл уйланылмаган, анда
җитешсезлекләр күп,” - диде ул. Халык соравы буенча сквер янәшәсендәге яр буе
зонасын яңарту проекты белән таныштырды. Андагы композицияләрдә тарихыбыз ачык
чагылачак, диде галим.
Монда чын милләт җанлы кешеләр җыелган иде, дисәк тә
ялгышмабыз. Һәркем янып-көеп милләтен яклау, аның матур киләчәге, дөрес тарихын
булдыру турында сүз алып барды. Өлкәнең милләтләр эшләре буенча комитеты
белгече И.Бобровның: "Татар һәм башка тарихчыларга бергә берләшеп, җирле тарихны
ныклап өйрәнергә кирәк, ул бик борынгы чорга барып тоташа, аның битләрендә
яхшысы да, начары да булган”, – дигән сүзләре һәркемнең күңеленә хуш килде.
Барлык чыгышлар да тыңланганнан соң, резолюциягә Ермакка
һәм дини символикалы һәйкәлләр куймаска, шәһәр администрациясенә Чимги-Тура һәм
Себер ханлыгын тарихи өйрәнү буенча фәнни-практик конференцияне ел саен
үткәрүне хупларга, финанслауны үз өстенә алырга, өлкә һәм шәһәр матбугатында
Себер территориясендә урта гасыр төрки дәүләтләр турында объектив яктыртылган
мәкалә яки тапшырулар сериясен оештырырга, тарихи эзләнү алып барырга дигән
тәкъдимнәр кертелде.
Тырышлык бушка китмәде, халык тавышын җитәкчеләр ишетте:
һәйкәлләр бәйгесендә берсе дә җиңү яуламады, шәһәргә нигез салучы Сукин һәм
Мяснойга багышланганы – 51, Ермак сурәтләнгәне 48,1 процент тавыш җыйды һәм мэр
Е.Куйвашев, шәһәрне икегә бүлү мөмкин түгел, җиңүчене билгели алмыйбыз, диде.
Киләчәктә дә Тарихи сквер милләтара дуслыкны ныгытуда шәһәребезнең бизәге булып
калсын иде.
Г.ВӘЛИЕВА.
|