Узган шимбәдә Конгода дүрт экипаж әгъзалары белән "ЮТэйр” авиакомпаниясенең МИ-8 вертолеты бәла-казага эләкте. Шабунда шәһәреннән хезмәтен үтәп Букавага кайтырга тиеш була, әмма монда ул килми. Икенче көнне коткаручылар 2700 метр биеклектә таулы урында һавадан койрык матчасын табалар. "ЮТэйр” авиакомпаниясе аны югалган вертолетныкы икәнлеген дәлилли. Экипаж әгъзалары барысы да Россия гражданнары - командир Тубылдан, икенче пилот Ямалдан, бортмеханик Төмәннән, бортоператор Сургуттан. Пилотларның язмышлары билгесез.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.