1 январьдан ана капиталының күләме 22 мең сумга артты. Хәзер ул 365 мең 698 сум 40 тиенне тәшкил итә. 11 январьда Россия Президенты икенче баласы булган барлык хатын-кызларга, сабыйга 3 яшь тулмаса да, ана капиталын ипотека кредитын каплау өчен куллану мөмкинлеге турындагы карарга кул куйды. Капиталдан алынган бер тапкыр бирелә торган 12 мең сумлык антикризис акчасы 2011 елдан инде аерым бирелмәячәк. 1 октябрьдән 31 декабрьгәчә ана капиталына хокуклары булган аналардан гына хәзер гариза алына, аларга документларны 31 марткача биреп бетерергә кирәк.
Язылу бәясе:
6 айга – 210 сум 66 тиен, 3 айга – 70 сум 22 тиен, 1 айга – 35 сум 11 тиен.
Индексы – 54313.